Хөрмәтле Лениногорск районы эшмәкәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйбыз!
Бу көнне без үз эшләрен уңышлы оештыра һәм үстерә алган, энергияле һәм инициативалы кешеләрне хөрмәтлибез, алар шәһәр, район һәм республика икътисадында үз урынарын табып, ныклы рәвештә алга баралар.
Чын эшмәкәр – һәрвакыт яңа үрләргә омтылучы кеше. Үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашырып, безнең эшмәкәрләр муниципаль район бюджетын тулыландыруга зур өлеш кертәләр, мөһим проблемаларны хәл итәргә булышалар, эш урыннары булдыралар, хәйрия акцияләрендә катнашалар.
Урта һәм кече бизнес – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатеннән алып көнкүреш хезмәтләре һәм сәүдә өлкәсенә кадәр Лениногорск районы икътисады үсешенең төп факторларының берсе. Районның киләчәге турыдан-туры җитди инвестицияләр җәлеп итү перспективалары, белем нигезендә эшмәкәрлекнең яңа моделен формалаштыру белән бәйле.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Энтузиазм, үҗәтлек, инициативалы булу, җирле үзидарә органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм ярдәм итүегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең бизнесыгызның чәчәк атуын, тотрыклылык һәм иминлек, кызыклы социаль әһәмиятле проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыруда ышаныч телим! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, озак елларга бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм телим!
Рәгать Хөсәенов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры.