Муниципаль район авылларында алдан расланган план буенча 13 майдан 22 майга кадәр физик затларның техникаларына техник күзәтүләр узды.
Техник күзәтүләр вакытында техниканың документлары тикшерелде, тракторист-машинистның таныклыгы, ОСАГО полисы барлыгы тикшерелде, машина һәм аларның тагылмаларының техник торышы да игътибарга алынды.
Техник күзәтү узучы трактор һәм тагылма хуҗасына таныклык тапшырылды. Җитешсезлеге ачыкланган техникалар буенча яңадан күзәтү узарга кирәк булачак.
Техникаларны күзәтүгә актив рәвештә куючы авыллар арасында: Яңа Иштирәк, Түбән Чыршылы, Иске Куак, Кирлегәч, Куакбаш, Урмышлы, Урдалы бар.
Әлеге чарага битарафлык күрсәтүчеләр: Федотовка, Мордва Кармалка.