Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә агымдагы сораулар буенча районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмәрданов, Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рашат Әхмәтов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: җирлек территорияләрен җыештыру, коммуналь түләүләр, терлекчелекнең төп күрсәткечләре, цифрлы телевидениегә күчү һәм башка мөһим мәсьәләләр.
Киңәшмә барышында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов проблемалы мәсьәләләргә анализ ясады һәм куелган бурычларны уртак көч белән хәл итү юлларын билгеләде.