Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Лениногорск туберкулезга каршы диспансерында Лениногорск шәһәрендә яшәүче үпкә авыруының йогышлы формасы белән исәптә торулары ачыкланган. Туберкулезның актив формасын дәвалаудан качу башка затларның зарарлану куркынычын тудыра, нәтиҗәдә, Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклауга һәм санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итүгә хокуклары үтәлми.
«Россия Федерациясендә туберкулез таралуны кисәтү турында» 18.06.2001 ел, № 77-ФЗ Федераль законның 10 статьясындагы 2 өлеше нигезендә, берничә тапкыр санитар-эпидемиягә каршы режимны бозучы, шулай ук туберкулезны ачыклау яки дәвалаудан баш тартучы, суд карарлары нигезендә туберкулезга каршы махсуслаштырылган медицина оешмаларына мәҗбүри тикшерү һәм дәвалау өчен салына. Госпитализация турындагы карар туберкулезга каршы медицина оешмасы урнашкан урын буенча суд тарафыннан кабул ителә, анда туберкулез белән авыру диспансер күзәтүе астында булган.
Әлеге сәбәпләр прокурорга административ дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.
Бүген әлеге административ дәгъва гаризасы Лениногорск шәһәр судында каралды, прокурор таләпләре канәгатьләндерелде.