27 майда республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Л. Удачинаның республика Мәгариф һәм фән министры урынбасары А.М. Әсадуллина һәм республика балигь булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең җаваплы секретаре И.Х. Гарифуллина белән берлектә, Лениногорск районына визиты планлаштырылган.
27 майда Мәгариф идарәсе бинасында, адресы: Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 22нче йорт ( Мәгариф идарәсе начальнигы кабинеты, 2нче кат) Лениногорск муниципаль районында балаларның хокукларын һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле сораулар буенча гражданнар кабул ителәчәк.
Алдан язылырга кирәк. Язылу эш көннәрендә 8:00 - 17:00 сәгатькә кадәр 8(85595) 5-04-13 телефоны буенча яисә Лениногорск шәһәре, Гончаров ур, 1нче йортта (опека һәм попечительлек секторы) башкарыла, 12:00дән 13:00 сәгатькә кадәр төшке ашка тәнәфес.
Гүзәл Удачинаның кабул итү вакыты турында өстәмә хәбәр булачак.