Татарстанның 135 IT-чемпионына смартфоннар тапшырылачак

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Ике этапның гомуми зачетында республикадан 120 меңнән артык конкурсант катнашты. Балалар ата-аналарны һәм башка өлкән туганнарын ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы хезмәтләрне дөрес һәм тиз итеп алырга өйрәттеләр, баллар җыйдылар.

Конкурсның икенче этабында Кайбыч районы укучысы иң күп - 11 мең балл җыйды. Аның артыннан Теләче һәм Саба районы (11 544 һәм 9 333 балл) укучылары бара. Призерлар арасында лениногорскилылар да бар.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның аерым номинациясе иң күп балл җыйган иң актив сыйныф җитәкчеләре өчен оештырылган иде. Укытучылар шулай ук һәр районда һәм шәһәр округында бүләкләнәчәк.

Бүләкләү тантанасына бөтен республикадан 135 укучы чакырылган. Яшь IT-чемпионнарны төрле тематика буенча мастер-класслар, сыйлау, концерт программасы, фотозоннар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International