Лениногорскилылар өчен "кайнар линия" эшли

2019 елның 21 мае, сишәмбе

2019 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең консультация пункты белгечләре  балалар киеменең, аяк киеме, уенчыклар, мәктәп формасы һәм балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен «Кайнар линия» оештыра.

Кайнар линия телефоннары буенча: «Роспотребнадзор» ның Бердәм консультация үзәге 8 800 555 49 43, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең консультация пункты Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында  телефоны (88553) 45-20-72 - шалтыратырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International