Лениногорск муниципаль районында "Бердәм Россия" көнен үткәрү нәтиҗәләре турында

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

 11нче гимназия базасында «Бердәм Россия" көне кысаларында чара узды. 

Чара эшендә Татарстан Республикасында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең "Яңа мәктәп" федераль проекты координаторы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирязова,    Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, профессор Дания Әхмәтова катнашты. Шулай ук берничә районның  Мәгариф идарәсе башлыклары урынбасарлары, башлангыч белем бирү буенча методистлары, авыл гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары, муниципаль районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре катнашты.  Чара кысаларында Инновацион платформалар эшләде, анда катнашучыларга 1-2 сыйныфларда дәресләр фрагментлары күрсәтелде, мәктәпкәчә учреждениеләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шахматны предметлар белән интеграцияләү буенча дәресләр күрсәтелде. Катнашучылар бер үк вакытта шахмат уйнау сеансын да карый алдылар.

"Лениногорск муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем-тәрбия эшчәнлеген оештыруның заманча инновацион модельләре"  панель дискуссиясе узды.

Катнашучылар чараны оештыру һәм үткәрүнең югары дәрәҗәсен билгеләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International