13-19 май көннәрендә Лениногорск шәһәрендә, «Татнефть» ГАҖ, шәһәр администрациясе һәм «Лениногорск шәһәренең Теннис федерациясе» фонды ярдәме белән, «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында «Бөек Ватан сугышында Җиңү көне» нә багышланган теннис буенча Бөтенроссия турниры узды.
Тантаналы ачылышта сәламләү сүзе белән «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы Рәгать Галиәгъзәм улы Хөсәенов чыгыш ясады, мактаулы кунак, озын гомерле, Бөек Ватан сугышында катнашкан Гомәр Мифтах улы Хөснетдинов котлады, үзенең чыгышы белән «Империя» халык бию ансамбле куандырды, ә турнирны ачу тантанасы ахырында залга теннис корты формасында зур торт алып чыктылар, ачылу тантанасында катнашучыларның барысы да татлы ризыктан авыз иттеләр.
Һәм кабат фортуна Лениногорск спортчыларына елмайды. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Егетләр арасында төп турнир:
1 урын: Роман Кожевников Ижевск шәһәре
2 урын: Илья Сергеев Лениногорск шәһәре
3 урын: Камил Әхмәтов Лениногорск шәһәре
Кызлар арасында төп турнир:
1 урын: Устинья Лекомцева Казан шәһәре
2 урын: Виктория Штепа Ижевск шәһәре
3 урын: Ксения Трифонова Лениногорск шәһәре
Парлы турнир (Микст):
1 урын: Илья Сергеев / Ренат Гәрәева Лениногорск шәһәре
2 урын: Роман Кожевников / Виктория Штепа Ижевск шәһәре
3 урын: Камил Әхмәтов / Ксения Трифонова Лениногорск шәһәре
Өстәмә турнир:
Виктория Праслова Лениногорск шәһәре