Бүген Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышларының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен булган проблемалар һәм планнар турында сөйләделәр.
Лениногорск районының 9 хисап участогында 2019 елның 26 маенда узачак дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү турында Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков мәгълүмат бирде.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашучыларның игътибарын экологик икеайлык буенча чараларны дәвам итүгә, «Сабантуй-2019» милли бәйрәмен үткәрүгә әзерләнүгә, Административ-техник инспекция эшен көчәйтүгә, соңгы кыңгырауга әзерләнүгә һәм мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрүгә юнәлтте.
Соңыннан җитәкчеләргә тиешле күрсәтмәләр бирелде.