Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чаралары вакытында вакытлыча юллар ябылу турында

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклар! Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов боерыгы нигезендә, 9 майда Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары вакытында шәһәрдә вакытлыча юллар ябылачак.

2019 елның 9 маенда 7:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Ленинград урамы буенча Җиңү парады вакытында һәм «Үлемсез полк» акциясе маршруты буенча (Булгаков урамыннан Шашин урамына кадәр) – Шашин пр. (Ленинград урамыннан Тукай урамына кадәр) – Тукай урамы (Шашин проспектыннан Ленинград урамына кадәр) - 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр  юлларын ябылачак. Үзәк мәйданда концерт программасы вакытында, 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Тукай урамы буенча (Чайковский урамыннан Гагарин урамына кадәр) бәйрәм салюты оештыру вакытында юллар ябылачак. 


Маршрутыгызны үзгәрешләрне исәпкә алып алдан планлаштырыгыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International