Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Лениногорск районы делегациясе составында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, Лениногорск шәһәре һәм районы ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев, Бөек Ватан сугышы ветераны (тыл хезмәтчәне) Гали Әхмәдиев һәм Рәсим Гәрәев, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы (Әфганстан) Илья Мишин, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы (Чечня) Артур Якупов бар иде.
Президент Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләре, кадерле дуслар. Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. 1945 елның 9 мае — тарихи дата, ул бөек халкыбызның батырлыгы һәм даны көне», - диде Татарстан Президенты.
"Татарстанлылар Бөек Ватан сугышының барлык хәлиткеч көрәшләрендә катнашты, һәр икенчесе сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучылар турында якты хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак».
Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Татарстан Республикасы Президенты вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнарына дәүләт бүләкләренә таныклыклар тапшырды.
Александр Невский ордены һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән Эзеков Павел Миронович бүләкләнде. Павел Эзеков 1945 елның 6 маенда Берлин штурмы вакытында үлә. Бүләкне оныгы Эзеков Алексей Александровичка тапшырдылар.
.jpg)
Тантаналы чараларда катнашу өчен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына 190нан артык Бөек Ватан сугышы ветераны чакырылган иде.
Чара Татарстан Республикасы иҗат коллективларының концерт программасы белән тәмамланды.