Лениногорск районы башлыгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүне оештыру һәм үткәрү комитеты утырышында катнашты

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  74 еллыгын бәйрәм итүне оештыру һәм үткәрү комитеты утырында катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, галим-конструктор һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюков, Россия Герое Газинур Хәйруллин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Татарстанда 38 меңнән артыграк ветеран яшәвен билгеләп үтте. Соңгы 4 елда аларның саны ике тапкырга кимегән. “Ветераннарның проблемеларын хәл итү буенча адреслы ярдәм күрсәтү көннән-көн мөһимрәк була бара. Безнең тарафтан ветераннарга медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү, торак хәлләрен яхшырту, аларның мәдәни-ялын, истәлек чараларын оештыру буенча комплекслы эш алып барыла”, дип билгеләп үтте Президент.

Ул киләсе елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәгебезне билгеләп үтте һәм аңа әзерлекнең иң мөһим бурыч булуын әйтте. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International