Бүген Лениногорскида ягулык сезоны тәмамлана. Бу турыдагы карарны район Башлыгы, шәһәр мэры Гәгать Хөсәенов имзалады. Ягулык сезоны төгәлләнү уртача уңай һава торышы урнашу белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, ягулык сезоны тәмамлану турындагы карар уртача тәүлеклек температура биш көн буена +8 градус булган очракта кабул ителә.