Европа иммунизация атналыгы кысаларында, 2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр «Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик ярдәм үзәге базасында төрле чаралар, лекция чыгышлары, акцияләр узды, иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча белешмәлекләр таратылды.
26 апрельдә "Логос» үзәге базасында 10-нчы номерлы мәктәп укучылары өчен лекция оештырылды, анда Лениногорск үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Минибаева Фәния Мөдәрис кызы, «Иммунопрофилактика» темасына чыгыш ясады. Фәния Мөдәрис кызы кешеләрнең теге яки бу авыруга иммунитеты күбрәк булган саен, калганнарның авыру ихтималы да азрак, эпидемия килеп чыгу ихтималы да азрак, дип билгеләп үтте. Иммунитет (саклагыч) дәрәҗәсен эшләп чыгару бер тапкыр вакцинация (корь, паротит, туберкулез) яки күп тапкыр (полиомиелит, АКДС) вакытында ясалган булырга мөмкин. Шулай ук табиб-эпидемиолог «ВИЧ йогышын профилактикалау» темасына да кагылды, ул бу авыруны йоктыру юллары һәм профилактикалау чаралары турында сөйләде. Балалар аның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм күп сораулар бирделәр. Чара ахырында оештыручылар балаларга сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвешен саклауны теләделәр. Алга таба, 29 апрель көнне шәһәр урамында үзәк волонтерлары катнашында ике йөздән артык белешмәлек таратылды.