Лениногорскиның "JABBAR" клубы спортчылары ММА кагыйдәләре буенча көрәш ярышында катнашты

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

"JABBAR" көрәш клубы спортчылары Алексей Назаров һәм Алексей Соснин 22 апрельдә Казан шәһәренең "КОЛИЗЕЙ" хәрби Лигасында ММА кагыйдәләре буенча һөнәри ярышларда катнаштылар.

Бу лигада Идел буеның иң көчле спортчылары катнаша.  Алексей Назаров 15 секунд эчендә тиз җиңү яулап гаҗәпләндерде.  Алексей Соснин искиткеч көрәш күрсәтте. 

 Алга таба да спортта уңышлар телибез!

Алар Шагапов Илгиз Наил улы җитәкчелегендә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International