Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында киңәшмә уздырды.
Лениногорск мэриясенең актлар залында видеоконференция элемтә режимында киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе, район Советы һәм Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
Бүгенге көнгә республикада 710 мең гектар мәйданда, ягъни 41% чәчелгән. Бөртекле сабан культуралары 485 мең гектарда (50%).
“Агымдагы һава торышы чәчү өчен уңайлы, һәм эшне тиешле дәрәҗәдә оештырганда, шушы көннәрдә максималь җитештерүчәнлеккә - 120 мең гектарга чыгарга планлаштырабыз”,- дип белдерде Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренчә, уҗымнарга килгәндә, аларны яңадан чәчү кирәк, чөнки аларның хәле яхшырмый. “Гидрометеорология үзәге көзге культуралар өчен куркыныч күренеш мөмкин булуын раслады. 2 майдан Татарстан Президенты боерыгы белән гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль районнарга биш көн эчендә гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча чаралар эшләү кирәк”, - диде ул.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры авылларда хуҗалык итүнең кече формасы турында җентекләбрәк сөйләде.
Аның сүзләренчә, хуҗалык итүнең кече формасы - бу 450 меңнән артык шәхси, 4 меңнән артык фермерлык хуҗалыгы һәм 260 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы.
Марат Әхмәтов агымдагы елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре буенча мәгълүматлар китерде.
Халык хуҗалыкларында сөт саву 1 мең тоннага, ит җитештерү 500 тоннага кимегән. Шул ук вакытта фермер хуҗалыклары бу югалтуларны каплаган -2,3 мең тоннага сөт, 1,5 мең тоннага ит күләмен арттырганнар.
Моннан тыш, кайбер районнарда сыерларның баш саны кимүе дәвам итә. Беренче 3 айда гына да Спас, Балык Бистәсе һәм Кама Тамагы районнарында югалтулар 10%ка арткан.
Шул ук вакытта, дәүләт ярдәме алган Чистай, Тукай, Зәй, Лаеш районнарында терлекләрнең баш санын арттыру ягыннан эшләр начар түгел.
Киңәшмә ахырында район Башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле әһәмияттәге актуаль сораулар буенча киңәшмә үткәрде, җитәкчеләргә бурычлар билгеләде.