Лениногорскида 63нче җиңел атлетика эстафетасы үтте

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

1 май Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә Лениногорск муниөипаль районы Башлыгы призына 63нче җиңел атлетика эстафетасы үтте. 

Чара тезелүдән башланды, катнашучыларны Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде. Шуннан соң спор буенча иң яхшыларны бүләкләү тантанасы булды. 

1 май эстафетасында уку йортилары, шәһәр һәм район предприятиеләре катнашты. 

Мәктәпләр арасында җиңүчеләр:

 6-7 класслар арасында:

1 место – СОШ 6;

2 место – СОШ 7;

3 место – Лицей 12.

 8-9 класслар арасында:

1 урын – СОШ 10;

2 урын – Лицей 12;

3 урын– СОШ 6.

10-11 класслар арасында:

1 урын – СОШ 6;

2 урын – Лицей 12;

3 урын – СОШ 5.

Уку йортлары арасында ЛНТ-1 җиңүче булды, икенче урында ЛПК һәм өченче урында ЛНТ-2.

Предприятиеләр арасында (500гә кадәр) ООО «ЛТС», икенче урындаЭПУ «Лениногорскгаз», өченчедә – МКУ «УДМС».

500дән артык кеше эшләүче предприятиеләр арасында  НГДУ «Лениногорскнефть» - беренче, икенче урында - «Шифа» һәм өченчедә - Мәгариф идарәсе.  

Җиңүчеләр һәм призерлар Кубок, медаль, Мактау Грамотасы, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International