"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең "Хореография" номинациясендә Лениногорскиның «Пируэт» бию ансамбле иң яхшысы булды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгы белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә уза торган «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате XVII республика ачык телевизион яшьләр фестивале тәмамланды. Фестивальнең Гран-при ияләрен Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин игълан итте.

"Хореография» номинациясендә Лениногорскиның үрнәк «Пируэт» бию ансамбле иң яхшылардан булып танылды. Фестиваль җиңүчеләре, шулай ук аларның укытучылары акчалата премияләр һәм призлар алдылар.

Фестиваль катнашуга бирелгән гаризалар саны буенча узган елгы рекордны узып китте (үсеш 20 процент тәшкил итте). Зона этапларында ТРның барлык шәһәр һәм районнарыннан 21 меңнән артык яшь талантлар көч сынашты. Нәтиҗәдә, Казанда суперфиналга 5100 кеше килде-Татарстанның 45 муниципаль берәмлегеннән иҗат коллективлары һәм солистлар, шулай ук Мәскәү, Чиләбе, Әстерхан, Ульяновск, Волгоград, Башкортостан һәм Кырымнан. Быелгы фестивальдә барлыгы 70 меңнән артык конкурсант катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International