Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры янгын сагы көне белән котлый

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле Лениногорск районының  янгын сагы ветераннары  һәм хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез һәм Россия янгын сагы оешуның 370 еллыгы белән котлыйм!

Янгын белән көрәшү һәрвакыт көчлеләр, батыр йөрәклеләр эше булып торды. Аерым рәхмәт сүзләрен ветераннарга җиткерәм, сезнең һәрберегез хезмәт үсешенә әйтеп бетергесез зур өлеш кертте, сез яшь буынга үрнәк булып тордыгыз.

Сезгә олы рәхмәтемне белдерәм һәм сәламәтлек, уңышлар телим.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International