Мэриянең актлар залында район Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә терроризмга каршы комиссиянең утырышы үтте. Анда комиссия членнары, полиция вәкилләре,ФСБ, прокуратура, Совет һәм башкарма комитет, муниципаль учреждениеләрнең бүлек начальниклары һәм урынбасарлары, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Якынлашып килүче 1 май һәм Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан террористик куркынычны булдырмау буенча күреләчәк чаралар турында Ленниогорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Айбулат Юнысов чыгыш ясады.
Яшүсмерләр арасында әлеге өлкә буенча профилактик эшчәнлек турында Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин мәгълүмат бирде.
Интернет челтәрендә экстремистик материалларга мониторинг ясау, яшүсмерләрнең агрессив-деструктив халәтен профилактикалау турында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе әйдәп баручы белгече Наилә Газимҗанова чыгыш ясады.
Көн тәртибенә транспорт структурасы, андагы объектларның терроризмга каршы саклануы буенча күрелгән чаралар мәсьәләсе дә куелган иде, бу турыда «ТрансСервисЛениногорск» җәмгыятенең гражданнар оборонасы буенча белгече Рөстәм Крымгужен мәгълүмат бирде.
Лениногорск муниципаль районында миграция буенча хәл һәм миграция хезмәтенең авыл җирлеге башлыкләре белән элемтәсе турында Лениногорск эчке эшләр бүлегенең миграция сораулары буенча бүлеге начальнигы Лилия Юнысова мәгълүмат бирде.
Утырышка нәтиҗә ясап, район Башлыгы Рәгать Хөсәенов муниципаль район территориясендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен барлык кирәкле чараларны күрергә кирәклегенә басым ясады. Авыл җирлеге башлыкларына криминаль характердагы барлык хәлне хәбәр итәргә, килгән кешеләргә игътибарлы булырга кушылды. Паспорт режимын көчәйтергә, халык арасында аңлату, профилактика эшләре алып барырга, уяу булырга кирәклеге турында аңлатырга, дигән максатлар куелды.