26 аперльдә Лениногорск районында берьюлы өч янгын чыкты: ике торак йорт, ике сарай һәм бер мунча янып бетте. Аларның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү һәм электрүткәргечне эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлмәве.
Янгынның нәтиҗәсе бик аяныч, шуңа барлык кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк, дип хәбәр итә янгын сүндерүчеләр.