Игътибар! 29 апрельдән 24 майга кадәр кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган махсус акция уздыра.
Шулай итеп, «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» үзеннән-үзе көйләнә торган оешма әгъзалары бушлай кадастр эшләрен башкарачаклар. «9 май» акциясендә катнашучы оешмалар исемлеге, шулай ук кадастр оешмалары күрсәтә торган хезмәтләр төре белән «Идел буе» АКИ СРО рәсми сайтында танышырга мөмкин www.np-okirt.ru Тел. +7 (843) 291-05-10.
Шулай ук махсус акциядә «техник инвентаризация һәм кадастр эшләренең региональ үзәге " ҖЧҖ катнаша. Әлеге оешма вәкилләре күчемсез милек объектына (техплан, межалау планы, объектның урнашу схемасы һәм тд.) техник документлар бушлай әзерлиләр. Моннан тыш, проблемалы хәл килеп туган очракта, акцияне оештыручылар анда ярдәм итәргә, кирәк булган очракта судка гариза язарга, шулай ук документларны электрон рәвештә Росреестрга бушлай бирергә әзер. Шул ук вакытта белгечләр мөрәҗәгать итүчеләргә өйгә килергә әзер. Акцияне үткәрү турында тулырак мәгълүматны телефон аша белергә була+7 987 400 77 11.