Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Киңәшмәдә шәһәр һәм райондагы актуаль мәсьәләләр каралды. Ул район Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә үтеп, киңәшмәдә оешма һәм предприятие, төрле хезмәт җитәкчеләре катнашты. 

"Лениногорскгаз" идарәсе начальнигы Рафаэль Нуртдинов кулланучыларның газ өчен булган бурычлары проблемасы турында сөйләде. 

Җитәкчеләр үткән атнада булганнар, киләчәккә планнар турында сөйләделәр.

Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов игътибарны алда торган чаралар: 1 май эстафетасы, Бөек Җиңүнең 74нче еллыгы уңаеннан бәйрәм чараларына әзерлек, шулай ук санитар икеайлык, янгын куркынычсызлыгына юнәлтте.

Ахырдан җитәкчеләргә бурычлар билгеләнде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International