Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, 2019 елда чәчү 60306 га (60149 га былтыр) тәшкил итә.
Культуралар буенча:
Бөртекле һәм кузаклы культуралар –34168 га;
Техник – 4982 га;
Азык культуралары – 21023 га.
Күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру, чәчүлекләрнең дым каплату һәм туңга сөрү эшләре төгәлләнде. Бүген сабан культуралары - арпа, солы, борчак һәм берьеллык үләннәр чәчү бара. Бу эш 8676 гектар мәйданда башкарылган, бу планның 26% ын тәшкил итә. Чәчү темплары яхшы булган хуҗалыклар: «Маркс» ҖЧҖ, «Лениногорская агрофирмасы» ҖЧҖ, «Сатурн-Урал»ҖЧҖ. Бүгенге көндә чәчүдә иң яхшы күрсәткечләргә «Маркс» ҖЧҖ механизаторлары Рәис Шакиров (695 га) һәм «Сатурн-Урал» ҖЧҖ механизаторлары Камил Галиуллин (520 га) иреште.
Язгы бөртекле культуралар орлыгына ихтыяҗ 7,7 мең тонна, тәэмин ителеш 8,7 мең тонна (113%), шуларның 97% кондицияле. 250 тоннадан артык элиталы бөртекле культуралар орлыгы, 94 тонна кукуруз һәм 4 тонна көнбагыш орлыгы сатып алынган. 2408 мең тонна минераль ашлама тупланган.