27 апрелельдә педагог-психолог Мортазина Диләрә Рәис кызы һәм "Логос» психологик ярдәм үзәге волонтерлары күп балалы ана, Коммунистик хезмәт ударнигы, Хезмәт һәм тыл ветераны Карташова Клавдия Ивановна янында булдылар.
Клавдия Ивановна-2019 елның 12 июнендә үзенең юбилеен-95 еллыгын билгеләп үтәчәк. Клавдия Ивановна, сугыш ветеранының тол хатыны.
"Логос» үзәге волонтерлары, алар Лениногорск шәһәренең 5нче һәм 7нче мәктәпләре укучылары, атап әйткәндә: Алтынбаева Рената, Антонова Александра, Шәфыйкова Ангелина, Лапицкая Вероника, Диана Әхмәтова, Елизавета Федорова, Рузилә Хәйретдинова Клавдия Ивановнага кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр, өй эшләрен башкарырга булыштылар. Башкарылган эштән соң Клавдия Ивановна волонтерларга үзенең тормышлары һәм хезмәт һәм хәрби көннәре турында сөйләде.
Клавдия Ивановна, «Логос» үзәге белгеченә һәм йортны җыештыруда катнашкан барлык волонтерларга рәхмәтен белдерде. Волонтерлар Клавдия Ивановнага сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.