Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе кисәтә

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

- исерткеч эчемлекләр кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!

- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;

- төзек булмаган электр үткәргече белән беркайчан да файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;

-  электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген аңлатыгыз, аннары «112»ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына шалтыратыгыз.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе- ут белән эш итүдә ваемсызлык. 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International