2018 елның 4 апрелендә Мәдәният сараенда игелеклелек атнасы кысаларында мәктәп укучылары арасында "Күпмилләтле Лениногорск – Дуслык күпере» муниципаль халык иҗаты фестивале узды.
Анда шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары катнашты. Сәхнәдә рус, татар, чуаш, мордва, әрмән, украин халыкларының шигырьләре, җырлары, биюләре яңгырады.
Барлык катнашучылар да истәлекле дипломнар белән бүләкләнде.