Лениногорскида өмә үтте

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

27 апрель көнне Лениногорск шәһәренең «Буровиклар» паркында һәм шәһәр пляжында "ЭКОяз-2019" санитар-экологик икеайлык кысаларында киң күләмле өмә үткәрелде. Бу көнне өмәгә «Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте» студентлары, «Будет чисто» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары, "Нефтяник" студентлар отрядлары штабы һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләре чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International