26 апрель көнне Лениногорск «Исток-Башлангыч» үзәгендә социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балалар өчен Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәткә багышланган «Чернобыль һәлакәте» исеме астында лекторий уздырылды.
Әлеге чараның максаты: укучыларга Чернобыль фаҗигасе, янгын сүндерүчеләрнең, станция эшчеләре һәм хәрби хезмәткәрләренең батырлыгы турында сөйләү.
Әңгәмә барышында балалар шул фаҗигале көннәр турында, һәлакәт аркасында 200 000 кв. метрдан артык җир радиоактив пычранганын, шуңа күрә йөзләгән мең кеше куркынычсыз яшәү урыннарына күчәргә мәҗбүр булганын, шулай ук Чернобыль атом электростанциясендәге шартлау кешеләр тормышына һәм табигатькә тәэсир итү нәтиҗәләре буенча планетар масштабындагы экологик катастрофаларга кагылуын белделәр.ю
Чара ахырында алып баручы балаларны 33 ел элек Чернобыльдә булган һәлакәтнең дәүләт чикләрен танымавын һәм куркынычсызлык проблемалары бөтен кешелек өчен төп максатка әверелергә тиешлеген аңлады.