Хөрмәтле лениногорскилылар!
Лениногорск районының православие динен тотучы халкы!
Пасха бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз.
Пасха бәйрәме яңару һәм уй-фикерләрнең чистаруын, якыннарыңны ярату, шәфкатьлелекне символлаштыра. Үзе белән игелеклелек, шатлык, киләчәккә ышаныч кебек хис-тойгылар алып килә.
Пасха бәйрәме дөньяда православие динен тотучы миллионлаган кешеләрне берләштерә, бер-береңне аңларга, ярдәм итәргә, тарих һәм мәдәни мираска хөрмәт белән карарга кирәклеген аңлата.
Әлеге бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим. Гаиләләрегездә тынычлык, аңлашу, мәхәббәт һәм ышаныч хөкем сөрсен.