Лениногорскида Чернобыль фаҗигасенә багышланган митинг узды

2019 елның 26 апреле, җомга

Быел Чернобыль атом электр станциясендә булып узган авариягә 33 ел тулды. Шул уңайдан, лениногорскилылар Ленин проспектында урнашкан чернобыльчеләр һәйкәле янына җыелды.

Ел саен 26 апрельдә Чернобыль атом электр станциясендәге катастрофада һәлак булганнарны, катастрофа һәм радиация аварияләре нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшләрендә катнашканнарны искә алабыз. 1986 елда бу көнне Чернобыль АЭС дүртенче энергоблогы шартлый. Ликвидация эшләрендә катнашучыларга олы хөрмәтебезне белдерәбез, чөнки алар  аркасында гына куркыныч нәтиҗәләр булдырылмый кала.
Әлеге һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерү өчен безнең районнан ике йөзгә якын кеше катнаша.  Үз-үзләрен аямыйча, хәтта гаиләләрен дә икенче урынга куеп, алар туган илгә күрсәткән  хезмәтләре өчен  һәм иминлегебез сагына күтәрелүчеләргә рәхмәт сүзләрен район Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков ирештерде. Бәйрәм чарасы патриотик җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International