Укучылар өчен "Сәламәт бул" дәресен үткәрделәр

2019 елның 26 апреле, җомга

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында,  2нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары арасында Лениногорск үзәк район хатаханәсенең эпидемиолог ярдәмчесе А. Әхмәтова сәламәт яшәү рәвеше нигезләре буенча дәрес үткәрде.

Чара интерактив формада үткәрелде, сәламәтлекне саклау механизмнарын өйрәнүгә, рольле уеннар, күнегүләр, дискуссияләр аша сәламәт яшәү рәвеше алып бару күнекмәләрен алуга юнәлдерелгән. Укучылар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм үзләренең гамәли күнекмәләрен күрсәттеләр. Әлеге чара балалар сәламәтлеген саклау һәм ныгыту максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International