Билетларны ташлама белән алырга мөмкин

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

«Федераль пассажир компаниясе» АҖ ерак араларга йөрүче поездлар пассажирлары билетларны 50% ташлама белән рәсмиләштерә алалар. Акция 18 апрельдән 25 апрельгә кадәр дәүләт эчендәге поездларның плацкарт вагоннарына билетлар өчен гамәлдә.

Тәкъдим вагон ахырында югары урыннарга (34, 36), шулай ук югары боковка (38дән 54кә кадәр) урыннарда эшли.

Акция шартлары балалар тарифы буенча, оештырылган пассажирлар төркемнәрен һәм балалар төркемен йөртүгә билетлар рәсмиләштерүгә кагылмый. Моннан тыш, ташлама Мәскәү–Назрань юнәлешендәге 146/145 нче номерлы тизйөрешле фирма поездына билетлар сатып алганда кулланылмый. Ташлама белән билетны 18 апрельдән РТЮ рәсми сайтында, «РТЮ Пассажирам» кушымтасында, шулай ук тимер юл кассаларында сатып алырга мөмкин. Гамәлдәге акцияләр турында РТЮ рәсми сайтында «Пассажирларга» бүлегендә белергә була.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International