Лениногорск муниципаль районында ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

2019 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чарада «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Владимир Друк, РФ Пенсия фондының Лениногорск районындагы һәм Лениногорск шәһәрендәге идарәсе башлыгы Айгөл Исламова һәм «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова катнашты.

Яңа туган балаларның ата-аналары адресына аларның тормышындагы бәхетле вакыйга - бала туу белән котлау сүзләре яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International