“Без сезнең янда, тик сезнең урында түгел” Баулының “Гаилә” үзәге һәм Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” үзәге бергә шул исемдәге чара үткәрде

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

9 апрельдә Баулының “СемьЯ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль прниюты базасында Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” үзәге белгечләре тарафыннан балигү булмаганнар һәм аларның әти-әниләре өчен “Без сезнең янда, тик сезнең урында түгел” дигән чара үткәрелде.  

Чараның максаты – ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгуы, әти-әнинең җаваплылыгын арттыру иде.

Чара видеоролик караудан башланып китте, аннары әти-әниләр белән дискуссия булды. Ике гаиләнең әниләре өйдә балаларга уңайлык тудыру буенча уңышлары турында сөйләде. Әти-әниләр балалары белән мастер-класста катнашты.

Чара ахырында әти-әниләр рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International