16 апрельдә 10.00-12.00 сәгатьтә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе Рәисе Д.А. Медведевның региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан, К.Маркс урамы, 31/7 йорт) сәламәтлек саклау һәм дарулар белән тәэмин итү сораулары буенча гражданнарны тематик кабул итү булачак.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры М.Н.Садыков кабул итәчәк.
Муниципаль районнарда яшәп, кабул итүгә килә алмаучы гражданнар өчен онлайн-мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.
Белешмә өчен телефон: 8 (843)-238-10-00, 292-93-34.