Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек эше төгәлләнеп килә. Әлеге сезон 2019 елның 15 апрелендә башлана.
Әзерлек кысаларында "Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы" әзерләнде һәм расланды, II һәм III типтагы барлык янгын-химия станцияләре, республика урман хуҗалыклары каршындагы янгынга каршы инвентарь урнаштыру пунктлары тикшерелде. Шулай ук урман-янгын формированиеләре, янгын сүндерү буенча мобиль төркемнәр оештырылды, авыл җирлекләре башлыклары, халык, урман фондына терәлеп торучы кишәрлек хуҗалары белән бик күп очрашулар уздырылды. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның ярамаганлыгы турында юридик затларга 1 меңнән артык кисәтү бирелде.
Исегезгә төшерик, быелдан башлап "Россия Федерациясе субъекты территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы"нда каралган чараларны үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнгән. Мондый гамәлләр вазыйфаи затларга 15 мең сумнан 25 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 150 мең сумнан 250 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була. Әгәр чараларның үтәлмәве янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм вазыйфаи затлар өчен 25 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарлар өчен 50 мең сумнан 70 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 250 мең сумнан 300 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.