Татарстан Республикасы урманнарында тиздән кар эреп бетәчәк. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә: быелдан башлап гражданнар "Россия Федерациясе Урман кодексының 32 нче статьясына үзгәреш кертү турында" 2018 елның 18 апрелендәге 77-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә үз кирәк-яраклары өчен урманнардан коры-сарыны ирекле җыя алачак.
"Коры-сары" термины дигәндә каты җил яки шактый күп яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин урман-диләнке эшләре уздырылган урыннарда кисенте калдыклары булып тормаган коры ботаклар яки агач кәүсәләре аңлашыла. Коры-сары агач булмаган чыганакка тиңләштерелә, андыйларга гөмбәләр, җиләкләр, түмәрләр, агач һәм куак кайрылары, чыбык-чабык, мүк, камыш һ.б. керә.
Гражданнар ел дәвамында, урман утыртмаларын кисмичә, урманда ирекле рәвештә үз кулы белән тиешле коралдан, кул көче белән кулланыла торган җайланмалардан һәм механизмнардан файдаланып коры-сары җыя ала.