Лениногорск балалар музыка мәктәбендә музей ачылды

2019 елның 5 апреле, җомга

29 мартта Лениногорск балалар музыка мәктәбендә мәктәпнең 65 еллыгына багышлап тарих музее ачылды.  

Бәйрәмдә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, мәдәният идарәсе, "Лениногорскнефть" идарәсе вәкилләре, мәктәпнең төрле еллардагы чыгарылыш укучылары һәм  ветераннар катнашты.

Ачылу тантанасы чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International