Лениногорскида эш урыннары ярминкәләре узачак

2019 елның 5 апреле, җомга

Эшсезләр ярминкәсе – мәшгульлек органнары тарафыннан уздырылучы махсус чара, вакантлы эш урыннары булган киң аудиториядә эш бирүчеләрне җәлеп итү, эшкә урнашырга теләгән гражданнарны эшле итүдә ярдәм итү, чыгарылыш һәм эшләмәүче яшьләргә үзләренә туры килгән һөнәрне сайлауда практик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Ярминкәләр эш бирүчеләрнең, уку йортларының, эш табарга теләгән гражданнарның мәнфәгатьләрен берләштерә.

Лениногорск Мәшгульлек үзәге учреждениесенең 2019 елның икенче кварталында үткәрәчәк ярминкәләр графигы:

18 апрель - эшсезләр һәм теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе.

23май – эшсезләр һәм теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе.

Барлык шәһәр һәм район халкын, шулай ук эш тәкъдим итүче оешмаларны ярминкәләр вакансиясендә катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International