Лениногорск районында мунча һәм сарай янды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2 апрельдә 3 сәгать 58 минутта янгын сүндерү бүлегенә Сарабиккол авылында Тукай урамында мунча януы турында хәбәр килә.

Янгын башка корылмаларга күчми, якынча сәбәбе – электр челтәрләрен куллану кагыйдәләрен төгәл үтәмәү.

Шул ук көнне шәһәрдәге Железнодорожная урамында да янгын чыга. Монда ике сарай яна, аның торак йортка күчү куркынычы була. Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен төгәл үтәмәү.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International