Мэриянең утырышлар залында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк рәислегендә санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышы үтте. Анда бөер синдромлы тычкан бизгәге авыруы һәм аны профилактикалау чаралары турындагы мәсьәләләр каралды.
Әлеге авыру һәм аны профилактикалау чаралары турында республика Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары буенча территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Мөхәмәтшин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, районда әлеге авыруның кимү тенденциясе күзәтелә.
2018 елда авыручыларның күпчелеген шәһәр халкы тәшкил иткән– 75,8%, (2017 елда – 79%). Авыруларның һөнәри составы: нефтьчеләр - 6 очрак (18,2%), ашина йөртүчеләр - 5 очрак (15,1%), пенсионерлар – 6 очрак (18,2%), хезмәт итүчеләр – 3 очрак (9,1%), укучылар – 1 очрак (3,03%), башкалар – 12 очрак (36,4%). Быел әлеге авыруның 4 очрагы теркәлгән.
Былтыр дератизациягә бирелгән средстволар тулысынча кулланылган. Профилактик дератизация Сабантуй мәйданында, Урман паркында, Керкәле, Зәй-Каратай, Чүти, Шөгер, Иске Куак, Тукмак, Урдалы, Иске Писмән, шәһәрдә Камышлы районында кулланылган.
Утырыш барышында әлеге авыруны киметү уңаеннан күрелергә тиешле чаралар билгеләнде, утырышның карар проекты әзерләнеп, оешма җитәкчеләре, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр үтәргә тиешле бурычлар билгеләнде.