Айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларга керү бушлай булачак

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Республика Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин пресс-конференция вакытында Татарстан музейларында гаилә билетлары һәм бушлай көннәр турында сөйләде.

Айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларга керү бушлай булачак. Ул гаилә билеты кертү белән бәйле. Ул бер әти-әнигә өчкә кадәр балага бушлай булачак.

Хәзерге вакытта ул эшкәртү процессында, гаилә билеты май аеннан кулланыла башлар, дип планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International