Халыкка хәбәр итү системасын тикшерүгә тыныч карарга кирәк

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Бу турыда республика граңданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко хәбәр итте. Ул 2 апрельдә республикада ТР Министрлар Кабинеты боерыгы буенча республика, муниципаль һәм локаль хәбәр итү системасын тикшерү булачагын хәбәр итте.

-Мондый тикшерүләр елга ике тапкыр, яз һәм көз көне үткәрелә. Яз көне ул язгы ташу вакытында  хәбәр итү системасын тикшерү өчен үткәрелә. Шулай ук урманнарда янгын чыгу куркынычы да бар, - дип аңлатты ул. 

Республика халкының игътибарын юнәлтәм, 2 апрельдә республика территориясендә хәбәр итү системалары эшләтеп җибәреләчәк.

Тикшерү вакыты 9га билгеләнгән, сәгать 10нан 12гә кадәр республиканың аерым муниципаль районында сирена һәм тавыш җайланмалары эшләтеп җибәреләчәк. Халыкка тыныч булырга киңәш итәм, чөнки ул тикшерү характерында үтәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International