3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.
Быел ЕДК үткәрүнең үзәк мәйданы булып Авангардная урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан КФҮ офисы торачак: монда Татарстан Росреестры вәкилләре белән беррәттән Кадастр палатасы, Салым хезмәте, Казан шәһәре Башкарма комитеты, кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы хезмәткәрләре консультация хезмәтләре күрсәтәчәк.
Шулай итеп, Авангардныйга мөрәҗәгать иткән гражданнар актуаль мәсьәләләрнең иң киң спектры буенча түләүсез консультация ала: күчемсез милек алганда салым тотып калынган акчаны куллану буенча хокукларны һәм кадастр исәбе, җир законнарын бозу буенча; межалау үткәрү; яңа шәһәр төзелеше нормалары һәм тд нигезендә объектны төзү һәм файдалануга тапшыру процедурасы буенча.
Казанның Гагарин урамы, 103 нче йорт (Заречный бүлеге), Ямашев урамы, 82 нче йорт (Яңа Савин бүлеге), Җиңү проспекты, 100 нче йорт (Көньяк бүлек) адресы буенча урнашкан башка мәйданчыкларда гражданнарга Татарстан Росреестры вәкилләре генә консультация бирәчәк.
Казанда Бердәм консультацияләр көне 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак. Бердәм Консультацияләр көне шулай ук бөтен республика буенча идарәнең территориаль бүлекләрендә узачак.