Чайковский шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Чемпионаты команда ярышлары белән төгәлләнде. Татарстан командасы Мәскәү өлкәсе һәм Нижегородская өлкәсе командаларыннан гына калышып, өченче урынга лаек булды.
Татарстан командасы составында - Максим Сергеев, Данил Садреев, Александр Логинов, Артем Реджепов, алар 697,3 балл җыйды.
Котлыйбыз, уңышлар телибез!