Лениногорск районында Татарстан Республикасының 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

29 март көнне Сарабикол авылында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Туган якны өйрәнү комитеты патронажы астында « Лениногорск районында һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында кеше һәм табигать. Сарабикол һәм Шешминка-Чирмешән авыллары: тарих һәм мәдәният проблемалары» темасына  фәнни-гамәли конференция үтте.

Конференция Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына (1920-2020) һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгына әзерлек кысаларында (1945-2020), танылган россия, татар галимнәренең истәлегенә багышланган иде. Конференциядә Казан, Самара, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннә һәм тирә-як районнардан мәртәбәле кунаклар килгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International