25-30 мартта Лениногорскида теннис буенча бөтенроссия ярышлары үтте. Аны үткәрүдә "Татнефть" җәмгыяте, шәһәр администрациясе спонсорлык ярдәме күрсәтте.
Катнашучыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде. Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, диплом һәм бүләкләргә лаек булдылар.