Лениногорскилылар бозлы суда йөзү буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

2019 елның 29 марты, җомга

15 - 17 мартта Мурманскида бозлы суда йөзү буенча беренче ачык Арктика Кубогына ярышлар үтте. Анда дөньяның 32нче иленнән йөзүчеләр катнашты.

 

Татарстанның җыелма командасы составында 4 спортчы иде, аларның өчесе – Лениногорскидан: Аскаров Рафаил, Абдеев Ильфат һәм Любовь Гилязова.

 Рафаил Аскаров марафон дистанциясендә 500 метрны ирекле алым белән йөзеп, үз яшь төркемендә икенче урынга лаек булды.

Ильфат Абдеев ирекле стильдә йөзеп дүртенче урын, 50 метрга йөзеп, көмеш медальгә лаек булды.

Любовь Гилязова 50 метр, брасс алымы, 100 метр һәм 50 метр дистанциядә өч тапкыр “алтын”га лаек булды.

Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International